Еллар үтеп, укучыларыңның рәхмәтен ишетү, хөрмәтен, игътибарын тою-зур бәхет, әлбәттә.

Сыйныф җитәкчесенең исем фамилиясе - Сәфәров Рубис Идрис улы.

Сыйныфы -  11 ;

Укыткан фәне-  тарих;

Квалификация-I;

Педагогик стажы: 22;

Сыйныф җитәкләү стажы – 13 ел.

 Уңышлары:

 РОО Почет грамотасы
 РФ рамкаларында милли проект кысаларында грант иясе 

“Ел укытучысы” республика бәйгесендә “Халык традицияләрен саклаучы” номинациясендә җиңүче;

Милли Проект кысаларындагы премия лауреаты, 2006 ел

 Республика конференцияләрендә катнашкан өчен РТ рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Рубис Идрис улының шигъри  юллары – безнең укытучыларыбызның педагогик кредосы.

Һәр кешене без аңларга тиеш,
Һәр баланы кеше итәргә.
Үзебезнең хезмәт җимешләрен
Сабыр гына озак көтәргә.


   Укытучы хезмәте иң мактаулы, изге, кирәкле, әмма иң авыр, тынгысыз, нәтиҗәсе дә көттереп кенә күренә торган хезмәт. Иҗади яктан сәләтле, үз эшенә ихлас бирелгән, куелган максатына ирешә торган, гаҗәеп тырыш кешеләр генә бу һөнәрне сайлый ала. 

    Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә лаеклы йөртә алмый. Безнең  уйлавыбызча, аның өчен табигатьтән килгән зур илаһи көч, зирәклек, акыл тирәнлеге, сабырлык, өмет, ышаныч кирәк. Гомер-гомергә укытучы маяк, җитәкләүче булып санала. Ул бар гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала. 

  Рубис Идрис улы – абруйлы укытучы. Расписаниегә кертелмәгән, бернинди программаларда да каралмаган иман, әхлак, дәресләрен, әткәй-әнкәйләргә хөрмәт,олыга-олы, кечегә-кече итеп карау, дәресләрен бала күңелләренә үтеп керерлек итеп үткәрү өчен дә күпме әзерлек, күңел байлыгы, тәҗрибә кирәк!? Болары үз фәнеңне укытудан да катлаулырак. Мондый бурычларны да башкарып чыга Рубис Идрис улы. Күпсанлы укучылары, мәктәпне тәмамлап чыгып китсәләр дә, һәрвакыт аның янына киңәшергә, серләшергә җыелалар, үз шатлык-сөенечләрен уртаклашырга киләләр.
   

Без конкурста

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Контакт

Телефон:8843(69)3-20-03

Адрес: РТ, Атнинский муниципальный район

дер.Коморгузя,

ул. Комсомольская 11

 

Телефон: 8843(69)3-20-03

Адрес: ТР, Әтнә районы,

Комыргуҗа авылы,

Комсомол урамы

11 нче йорт

 

Phone: 8843 (69) 3-20-03

Address: RT Atninsky municipal district

der.Komorguzya,

str. Komsomolskaya 11      

 

Вакыт

Кунаклар саны

счетчик посещений